Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Әгәр үлсәм...

Дата написания: 
09 марта 2017
Заметка: 

Кладбище д. Урал Янаульского района. Фото Инсура Шангареева.

Инсур Мөсәнниф
Әгәр үлсәм...
Шушы темага уенлы-чынлы шигырьләр язган барлык шагыйрьләргә кушылып

Әгәр кинәт кенә үлеп китсәм,
Күккә чөеп, мактарлар инде:
“Ай-hай әйбәт кеше иде”, – диеп,
Бар гөнаhым акларлар инде.
Күңелләре бераз йомшакларның
Күз яшьләре дә чыгар әле.
Ә хатыным, газиз балаларым
Бу кайгыга да чыдар әле.
Ә әлегә бар да киресенчә,
“Бизмәннәргә сыймас гаебе”м.
Бөтен гаепләрем чутлап чыгып,
Хет* яз усал “Инсур бәете”н.
Имеш, минем белән яшәгәннәрнең
Чыдагандыр ничек йөрәге.
Якыннардан башка, барсына да
“Шулкадәрле” булган кирәгем...
Ярый, ярый, үлим генә менә,
Фикерегез төптән үзгәрер.
Типкәләнгән мескен фәкыйрегезне
Данга төреп, күккә күтәрер.
***
Бу бары тик шаян шигырь генә,
Берүк мине гафу итегез.
Минем түгел, барлык кешеләрнең
Исән чакта кадерен белегез.
5.10.2016 (Уфа)-9.03.2017 (Яңавыл).
Хет* (диалект) – (рус.) хоть.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Әгәр үлсәм... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 182-183 бб.