Инсур МӨСӘННИФ
БЕЗ НИГӘ ЮЛӘР ТҮГЕЛ?
Нинди кайгы кичермәгән
Бу Җирдә кемнәр генә.
Бер хәсрәтсез яшидер ул
Бары тик юләр генә.
Бер уйласаң, менә алар
Җирдә бит иң бәхетле.
Кайгырмыйлар – чөнки алар
Бу дөньяны аңламыйлар,
Көлсәләр дә нихәтле...
Алар өчен барсы әзер –
Төнгә түшәк һәм калҗа:
Алар өчен барысы да
Ике дөнҗа* – бер морҗа...
Юләрләр бит – иң бәхетле,
Белми солых*, сугышны...
Тик без никтер теләмибез
Мондый татлы язмышны.
Юләр булсак, белмәс идек,
Бу дөньяның михнәтен.
Һәм, билгеле, яшәү дигән
Михнәтнең... бар рәхәтен.
* Дөнҗа (диалект) – дөнья.
* Солых (борынгы) – тынычлык турында, яки үзара сугышны туктату хакында төзелгән килешү (бу сүз, мисалга, Л.Толстойның «Война и мир» роман-эпопеясының татарча тәрҗемәсендә («Сугыш һәм солых») кулланыла).
23-26.10.2022