Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Җавапсыз мәхәббәтем

Дата написания: 
05 апреля 2018

Инсур Мөсәнниф
Җавапсыз мәхәббәтем
Шаяру (автобиография түгел)

Яшь идем. Ара-тирә аралаштык,
Кочаклаштык һәм үбештек.
Яшьләр арасында ни генә булмас...
Үпкәләштек һәм килештек...

Өзелеп яратмасам да, туры килде
Фатирыма кертергә дә,
Очрашырга табигать кочагында
Һәм машинада йөртергә дә...

Гомер буе бәйләнде ул, тынгы бирми:
“Аерылмыйк, – диде, – җаным!”
“Мин мәңгегә синеке бит, бәгърем!” – дип,
Кайнатты ул иртән каным!

Әнә шулай, тартышып, яши торгач,
Беркөн, дулап, китте миннән...
Әмма гомерләр узган саен, димме,
Искә төште ул кинәттән...

Инде мин яндым сөю-көюләрдән...
Кавышыйк, дип, тәкъдим керттем…
Акчам булса, барыбер килер, диеп,
Зарыгыплар, көн-төн көттем.

Әмма күпме күз яше түксәм дә, ул
Мин бахырны үз итмәде...
“Сөймәгәнгә сөйкәлмә!” – ди бит халык,
Мин дә аңа кул селтәдем.

Үкенмим... Я яратып, я яратмый,
Интектерде гомер буе...
Бер читкә типкән икән, мәңгелеккә
Китү булса иде уе...

Мәңгегәме, азгамы, белмим әле...
Тәки өздек бит араны!
Аерылдык.
Ташладым.
Кемне булсын...
Шуны инде – аракыны!
5-9.04.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Җавапсыз мәхәббәтем. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 235-236 бб.