Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ХӘЗЕР ҺӘМ ЭЛЕК...

Дата написания: 
11 января 2023

Инсур МӨСӘННИФ
ХӘЗЕР ҺӘМ ЭЛЕК...

Булды шундый заманалар: аракыга
Чират була иде “су буе”,
“Алкаш” кына түгел, аегы да
Басып торды анда төн буе.

Хәмер саткан тап-тар тәрәзәгә,
Йөзләп-меңләп, куллар сузылды.
Булды, булды, чират торучылар
Чиратларда хәтта суелды.

Дөньяларның асты өскә килде,
Үзгәрделәр рухи кыйммәтләр...
Колачлап йөз хәзер аракыда –
Адым саен супер-кибетләр!..

Әйе, дөнья башка, әмма күпләр
Хәмер рәтен урап узалар.
Хәзер инде безгә кибетләрдә...
Йөз-мең куллап хәмер сузалар.
10.01.2023