Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Эчкече газаплары

Дата написания: 
31 марта 2018

Инсур Мөсәнниф
Эчкече газаплары

Эчмәс иде аракының
Кызылын да, агын да...
Авызына керде исә,
Сорый бит ул тагын да!

Аракының бөкесе ак,
Шешәдә дә ак нәрсә...
Явызлык ак була микән,
Менә кайда мәсьәлә!

Шул явызны эчте исә,
Эчтә шайтан котыра.
Кеше аны җиңә алмый,
Нәфсесенә оттыра.

Ничек табу бер акбашлык,
Акчада бар күңеле...
Бәлки акча табылыр да...
Югалтадыр гомерен...
1980-31.03.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Эчкече газаплары. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 22 б.