Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Чистартасы иде,,,

Дата написания: 
03 февраля 2022

Инсур Мөсәнниф
Чистартасы иде...

Бүген тагын иртә уяттылар –
Тракторлар урам чистарта,
Чөнки һәр көн, иртән исән торсак,
Анда метр ярым кар ята!

Кыш – кыш инде, “эшли” үзенекен,
Әле җиле чыга, бураны...
Холкы кырыс “шаян” табигатьнең,
Үзгәртсәң дә күпме син аны...

Уйлар туа башта, и хыялый:
Шул трактор кебек, армый-талмый,
Һәр көн саен, иртән тору белән,
Көрәк алып кулга (яңаны!),
Түгел бары сала*, каланы –
Барлык бәла, афәтләрдән
Чистартасы иде дөньяны.
* Сала – авыл.
3.02.2022.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Чистартасы иде... Шигырь.«Яңавыл таңнары»,18.02.2022, №14.