Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур МӨСӘННИФ
ӨЗЕЛӘ ТАМЫРЛАР
Авылда – туй. Бер кыз китә,
Сагышлы карашлары.
Сөйгәне чит-ят якныкы,
Шундыйдыр язмышлары.
Кызлар алар – кискән телем,
Китәләр шул калдырып.
Бетеп барган бу авылның
Өзелә бер тамыры.
Кискән телем ябышмый шул,
Берекмәс инде мәңге,
Күнегер кыз чит якларга –
Торган җир дә кадерле...
Әмма авыл аны саг(ы)ныр,
Онытмас аны кыз да...
Кызлар гына түгел, ирләр
Китәләр чарасыздан.
"Бөек" надан җитәкчеләр
Үзгәртте язмышларны.
...Алар үлеп котылды ул,
Тик безгә сагышлары,
Алланың каргышлары.
27.07.2025