Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Язмышлардан узмыш юк

Дата написания: 
18 апреля 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Язмышлардан узмыш юк
Зәйнәпкә

Алай икән, дип тормады,
Болай икән, димәде,
Язмыш безне кавыштырды,
Чәчне чәчкә бәйләде.
Шуңа аңа рәхмәтем зур –
Җан сөйгәнсез тормыш юк.
Биргәненә шөкерана,
Язмыш белән ярыш юк:
Язмасын бер адым алга
Узу хәтта ялгыш, юк!
...Алда да тик бәхет юрыйм –
Язмышлардан узмыш юк.
14.04.-18.04.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мәсәнниф Инсур (хата киткән - Мөсәнниф Инсур дип укырга кирәк). Язмышлардан узмыш юк. Шигырь. "Өмет", 23.07.1994, №80.
2) Мөсәнниф Инсур. Язмышлардан узмыш юк. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 53 б.