Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Шаржлар – шаярышлар, пародияләр

Дата написания: 
28 марта 1993
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы» 28.03.1993 ел 1. М.Закиров и И.Шангареев. 2. К.Шафикова. 3. Р.Тимершин. 20.12.2017 ел Кызганычка каршы, алар, миннән гайре, барысы да бүгенгә мәрхүм һәм мәрхүмә инде...

Инсур Мөсәнниф
Шаржлар – шаярышлар, пародияләр

Шагыйрь Мөхәммәт Закировка

Исемеңне кемнәр куйган,
Исемең матур – Мөхәммәт.
Закиров тауга килмәсә,
Тау үзе килә.
Әйбәт!

Шагыйрә Кәүсәрия Шәфыйковага

Кәүсәрия шигырь, нәсер яза -
Читтә торсын ике Газим.
Ни язса да, җырга күчә тора –
Икмәктер, билләһи газим.

Сатирик Рәдиф Тимершинга

Безнең затлар Сәлимгәрәй,
Сезнең затлар Тимерша.
Мәзәк язып, даннар алдың,
Инде безләргә кала...
- Ша!..
27-28.03.1993.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Шаржлар-шаярышлар (Мөхәммәт Закировка, Кәүсәрия Шәфыйковага, Рәдиф Тимершинга). "Өмет", 15.05.1993, №53.
2) Мөсәнниф Инсур. Шаржлар - шаярышлар, пародияләр. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 49 б.

Прикрепленные файлы: