Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Һәрбер кеше - үзе бер җыр

Дата написания: 
16 марта 2018

Инсур Мөсәнниф
Һәрбер кеше – үзе бер җыр

Җиргә килгән һәр кеше – үзгә,
Кабатланмас яңа бер җыр ул.
Охшамыйча башка берсенә,
Тик яңача Җирдә балкыр ул.

Ертыгы юк, димә, син җырның...
Кайчагында очрый ертыгы...
Ә җырларның була төрлесе...
Юк, иншалла, җырның кытлыгы!..
Ә җырларның була озыны,
Ә җырларның була моңлысы,
Ә җырларның була котсызы,
Ә җырларның була тозсызы,
Ә җырларның була шаяны,
Ә җырларның була наяны.
Ә җырларның була уйчаны,
Ә җырларның була уйнагы...

Ә җырларның була кыскасы,
Ә кайберсе... тик сүз боткасы...

Ә җырларның бар сагышлысы,
Ә җырларның бар... каргышлысы.
Ә җырларның бар көлкелесе,
Ә җырларның бар мәгънәлесе...
Мөнәҗәтләр, бәет, романслар...
Шаян такмаклар да бар әле.
Бар сәяси, лирик дигәне,
Бардыр бәлки фәлсәфиләре...
Рок дигәне – колак тондыргыч
Аңлаешсыз дөңгердәгәне,
Я мәҗлестә, кем ничек, шулай
Булдырала, мөңгерәгәне...
Хәрби җырлар – үзенә башка...
Алар илне яуга күтәргән...
Аның белән – үлем көткәннәр...
Җиңүләргә алар өндәгән...
Әйе, җырның була көллесе...
Җырлар төрле булган төсле
(Кемгә нәрсә күбрәк ошый бит),
Коралы да мең дә бер төрле...
Я баянда башкарылганы,
Я тальянда башкарылганы,
Я курайда башкарылганы,
Я сорнайда башкарылганы,
Бар сәхнәдән башкарылганы,
Басу-кырда яңгыраганы...
Әйе, җырның була төрлесе:
Була аның озын көйлесе,
Өзгәннәре үзәк-бәгырьне...
Әйе, җырның була төрлесе:

Җырланганы балта астында...
Яки басып пар өзәңгегә...
...Кайбер җырлар кала бу Җирдә
Күпмегәдер...
Яки мәңгегә!
Ә син, ә син... – нинди җыр?
14-18.03.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Һәрбер кеше - үзе бер җыр. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 221-222 бб.