Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Айлар үтә, гомерләр дә уза... (Мчатся месяцы, проходит жизнь...)

Дата написания: 
26 января 2022

Айлар үтә, гомерләр дә уза...

Айлар арты айлар алышына,
Гомер уза... уза ашыгып.
Ә без исә, алда бәхет көтеп,
Яшибез, әй, һаман ашкынып.

Менә гыйнвар, ак сакаллы сабый,
Чыгып бара инде ишектән.
Февраль ае, аны ашыктырып,
Төшеп килә карлы бишектән...

Ә бәхетме? Безне көткән бәхет
Әйтер гозерләрне ишеткән:
“Менә язлар җитәр – карлар эрер,
Вакытыннан алда күшекмә!

Кыш бит, бел син, вакытлыча гына,
Уза бит ул, уза, көт кенә.
Бар көткәнең алларыңа килер,
Өзмә, син,... өзмә өмет кенә!

Гыйнвар узар, февраль ае бетәр,
Ә аннан соң язлар – март җитәр...
Өмет өзми, алда бәхет көтеп,
Тормыш көтүләргә ни җитә!”
Рәхмәт, бәхет, яхшы теләгеңә!
Яшим шулай һаман өмет итеп!
26.01.2022.