Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Йөз елга хушыгыз!

Дата написания: 
14 марта 2020

Инсур Мөсәнниф
Йөз елга хушыгыз!
Шаяру

Арыдым мин, и туганнар,
Нидән, үзем дә белмим.
Язам, сызам, кабат язам,
Сызам, бозам һәм көйлим.

Шул булдымы инде тормыш,
“Почмаксыз”, я “өчкырсыз”...
Китәм, ахры, хушлашамын,
Йөз елдан очрашырбыз.

...Алай куркып ук китмәгез,
Эндәшә мендәр миңа!
...Йокыда узган сәгатьләр
Йөз елга тиңдер миңа!
14.03.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Йөз елга хушыгыз! Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 317-318 бб.