Инсур Мөсәнниф
Туган яктан читтә
Бар табигать сары кием кигән,
Тирә-якны сагыш чорнаган.
Ишетелми кошлар сайрашуы –
Алар быел оя кормаган.
Сайрар кошлар, безнең якны ташлап,
Берсе калмый очып киткәннәр.
Бар чишмәләр сусыз – корыганнар,
Күл-елгалар – барсы кипкәннәр.
Тонык сибә күктән Кояш нурын,
Чәчкәләр дә сусыз сулганнар,
Иңрәп-елап, йөрәк тетрәндереп,
Очып үтә ялгыз торналар.
Гаҗәп бер хәл: мәңге яшел, хәтфә
Чыршы... койган чугын-энәсен!
Җилләр килеп китә, сак кагылып,
Мине булмый, кемне эзләсен?!
...Күзем ачып, төш икәнен белгәч,
Күз-яшь аша булды шатлыгым.
Туган-үскән ягым минсез нишләр?!
Көт син, кайтам, көт син, авылым!
1978-13.09.1995.
Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәйев Инсур. Тыуган яктан ситтә. Шигырь. "Таң" (Бөрйән РГ), 7 ноябрь, 1982, №133.
2) Мөсәнниф Инсур. Туган яктан читтә. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 17-18 бб.