Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Эпидемиягә уфтанмый – шагыйрьләр көлүдән туктамый

Дата написания: 
09 января 2022

Инсур Мөсәнниф
Эпидемиягә уфтанмый –
шагыйрьләр көлүдән туктамый
Уены-чыны бергә

Күргән юк урамны да –
Чыктым ишек алдына,
Тиз генә карандым да,
Бастым подъезд янына.

Ә тышта карлар ява,
Күктә йолдызлар яна,
Сулыйм – шундый саф һава,
Кислород түгел – дәва.

Бер йолдыз кызы шунда
Миңа уң күзен кысты.
Синең кайгың юк әле...
Йөрәк китереп кысты.

Эх, электр баганасы!
Син төнен яктыртасың...
Миңа дару кабасы
Һәм йокларга ятасы...

Килде бит заманасы!
Шыгыр-шыгыр дөньясы...
Ава инде морҗасы...
“Чемберленның ... анасын”*
***
Дөнья хәлен кем белә,
Шатмын шулай дисәләр:
“Шагыйрьләр шундый алар –
Тәки көлеп үлделәр”.
Шагыйрьләр, хәер, алар...
Шагыйрьләр сәер алар,
Һич кенә сокланмагыз:
Бу юлларны язам, дип,
Өч тәүлек йокламадым...
* “Чемберленның сатыйм анасын” Бу сүзләр Һ.Такташның “Нәни разбойник” шигыреннән.
8-15.01.2022.