Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Шомырт

Дата написания: 
21 марта 2021
Заметка: 

Бүген – Шигърият көне. Әйе, барыбер, күңелне, җанны ертып чыгып, ниндидер шигырь юллары туарга тиеш иде! Туды... уйламаганда, көтмәгәндә. Әле кичә генә бу хакта исемдә дә, уемда да юк иде... Нигә мондый юллар – бу сорау миңа түгел, ә Аллаһы Тәгаләгә...

Инсур Мөсәнниф
Шомырт

Шаулый табигатьтә ямьле язлар...
Асфальтны да тиште үләннәр.
...Кара муеллар да, калышмыйча,
Күлмәкләрен актан киделәр.

Кичереп хис давылларын,
Җилләр иссә, аны үптеләр.
Ал таңнарда янып сөйделәр дә...
Бар дөньяны акка күмделәр.

Әйе, кара муел чәчәкләре,
Бар дөньяны ап-ак иттеләр,
Хәтта таш бәгырьне сокландырып,
Сафлык, аклык, пакьлек сиптеләр.

Җәйләр узды. Сөю язда калды,
Давылларга башлар иделәр...
Җимеш өлгертәм, дип, янып-көеп,
Бар көчләрен шуңа бирделәр...

Инде кара көзләр табигатьтә,
Алышына тагын мизгелләр –
Җәйләр узды, исә усал җилләр,
Кай арада җитә бу көзләр?

Әй, муеллар, шомырт – җимешегез,
Нигә назлы сөю җыры түгел,
Кара сагыш тулы көегез?
Язын шатлык тулы, ак идегез...
Нигә кара җимеш бирдегез?
Кай арада кара көйдегез?
21.03.2021.