Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Байгыш

Дата написания: 
05 августа 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Байгыш

Күреп калдым кичә ялгыш –
Таныш булмаган бер байгыш
Койма буен иңләп ятмыш.
Әллә аек, әллә салмыш.
Эт көненә нигә калмыш?
Өенәме кайтып барыш?
Төшкәнме соң әллә каргыш?
Гөнаһың бар нинди, байгыш?
Әллә безнеме сынамыш
Ходай, көтеп бездән катыш?
Китап сыйдырмас кыланыш –
Халык, күрми, үтеп бармыш.
Шулмы аның өлеш, язмыш?
Каһәрлесең, и син, тормыш!
Җирне кочып ята байгыш.
Әллә аек, әллә салмыш.
Ята монда әллә ялгыш,
Әллә инде... әллә язмыш?
Җирне кочып, елый байгыш.
Әллә җанын биреп тартыш?

Аңа бары җир таяныч.
Һәм ул ук – соңгы ышаныч.
22.07.-05.08.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Байгыш. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 75 б.