Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

КИТМИМЕН МИН

Дата написания: 
21 ноября 2022

Инсур Мөсәнниф
КИТМИМЕН МИН

Ни эшләп ятасың монда,
Син Казанга кит, диләр.
Чыгар китап, якташларың*
Артларыннан җит, диләр.

Кая китим?! Көтми мине
Казанда бер кемем дә.
Кем су салыр авызыма
Җаным чыккан көнемдә?

Килсәләр дә бабаларым
Казанның Тау ягыннан,
Бар нәселем дәвамнары
Монда канат кагынган.

Монда инде нигезләрем,
Үткән гомер елларым,
Монда эшләп ягылган бит
Башыма да чалларым...

Әйе, Казан – мәркәзебез,
Мәккәсе ул татарның,
Әмма шулай чәчелгәнбез
Бар чигенә дөньяның.

Кая киткән, нигә киткән –
Андыйлар йөз меңнәрдер.
Тарихларны байкап чыкса,
Аңлар, бәлки, кемнәрдер...

Хәтта палач каршында да
Татар үлгән, елмаеп...
Кемдер мине куа, диеп,
Утырыйммы моңаеп?

Хакыйкатьне раслый-раслый,
Әйе, кыйммәт түләрмен.
Ассагыз да, киссәгез дә,
Татармын, дип үләрмен.

Китмим мәңге, атсагыз да!
Бу – минем туган илем!
Атсагыз да, барыбер бит...
Монда булачак гүрем.
* Башкортстаннан, шул исәптән аның Яңавыл районыннан бик күп күренекле шәхесләр, татар халык шагыйрьләре һәм язучылары чыккан.
21.11.2022