Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

МИНЕМ ПАРЫМ-СЫҢАРЫМ

Дата написания: 
24 апреля 2023

Инсур МӨСӘННИФ
МИНЕМ ПАРЫМ-СЫҢАРЫМ
Уены-чыны бергә

“Йөрмә болай ялгыз, – диләр, –
Булмый булмас тиң парың.
Җир йөзендә һәркемнең дә
Була бит ул сыңары.

Ялгыз кеше – бәхетсез ул,
Яртылаш тик – булса да.
Хәтта муллык сөендерми,
Өелепләр торса да”

Кайчак шулай әллә кемнәр
Колак төптә “безли”ләр.
“Мин бит ялгыз түгел!”, – дисәм,
“Кем ул, я, әйт тиз!”, – диләр.

Бер сөйләргә зарыгыпмы,
Ярыктан да күзлиләр...
Әллә инде гайбәт өчен
Шулай сәбәп эзлиләр...

Аңламассың, нигә кирәк,
Кызык моның нәрсәсе?
Әллә бары шуннан күрә
Кемдер тормыш мәгънәсен?

Читләр генә шулай тоя,
Уйларында – ялгышлык!
Сыңарым бар ул минем дә!..
...Минем парым – Ялгызлык.

Аның белән тату гына
Дөнья көткән көнебез.
Кая бармыйк, яшьләр кебек,
Җитәкләшеп йөрибез!

Ялгызлык ул бәхетсезлек
Шуларга – кем тәкатьсез*...
Пар яшәп тә, чит булалар...
Менә кемнәр бәхетсез!
18-24.04.2023
* Тәкатьсез – сабырсыз, түземсез; көч-куәтсез.