Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ОНЫТЫЛА...

Дата написания: 
30 августа 2019

Инсур Мөсәнниф
Онытыла...

Онытыла барысы да:
Яхшысы да, яманы да.
Онытыла вәгъдәләр дә...
Кемнәрнеңдер янавы да...

“Яхшылыгың онытмам”, – дип,
Антлар итеп, әйтәбез дә,
Ике-өч көн узды исә,
Күрмичә дә үтәбез лә...

Онытыла сөйгән ярлар...
Мохтаҗлыклар кичерүләр...
Мәктәптәге яхшы дуслар,
Өй эшләрен күчерүләр...

Ул гынамы... Онытыла
Хәтта газиз ата-ана...
Ана күңеле бала да бит...
Бала күңелендә – дала...

Кемдер, күзен тондырыплар,
Мәңге яшәр, үлмәс булып,
Һаман дөнья кууында...
Оныта бит хәтта кемдер
Бу дөньяга адәм булып –
Кеше булып – тууын да...
30.08.2019.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Онытыла... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 277-278 бб.