Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Бала-чага гаепле

Дата написания: 
12 мая 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Бала-чага гаепле

И сүгәләр бер рәисне,
Районда, киңәшмәдә:
– Юл төземи, фәлән-төгән,
Ачык авыз, пешмәгән.
Юл төзергә бюджет ел да
Акчаны бүлеп тора.
Бирсен хәзер үк җавапны –
Ул кая сеңеп тора?!
Рәис бер дә куркып тормый,
Чатнатып җавап тота:
– Юлны ел да төзибез ул,
Гаепләү булыр хата.
Тик менә тыя алмыйбыз
Бала-чага ташбашны:
Читкә ыргытып бетерә
Без түшәгән бар ташны.
12.05.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Бала-чага гаепле. Шигырь. "Яңавыл таңнары", 13.08.1994, №94.
2) Мөсәнниф Инсур. Бала-чага гаепле. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 32-33 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Бала-чага гаепле. Шигырь. "Тулпар", 2013, №1, 79 б.
4) Мөсәнниф Инсур. Бала-чага гаепле. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 59 б.