Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ВӘСВӘСӘ (СОБЛАЗН)

Дата написания: 
23 февраля 2023

Инсур Мөсәнниф
ВӘСВӘСӘ...*
Я могу устоять против всего, кроме искушения.
Оскар Уайльд, ирландский писатель.

Бу дөньяда вәсвәсә күп.
Адым саен – вәсвәсә!
Коткы, диләр, нәфес, диләр...
Мәгънәсе бер ләбаса!

Әйе, сүзләр төрле-төрле,
Тик мәгънәсе – бердәнбер...
Түбәндәге сүз юллары
Ошамастыр кемгәдер...

Ике түгел, өч тә түгел,
Мең йөзле (!) ул вәсвәсә.
Кемдер матур күреним, дип,
Сата матур фәлсәфә.

Вәсвәсәгә әле тагын
Азгынлык та керәдер,
Байлык җыю да керәдер,
Саранлык та керәдер.

Вәсвәсәнең тагын берсе –
Көнләшү дә көттерми:
«Нигә мин шундый түгел» – дип,
Эч-бавыры «көтерди».

Вәсвәсәләр «осталык»та
Бер-берсеннән калышмый:
Кирәк бары, «эч»тән күчеп,
Нәҗес тулган «чалыш ми».

Кемнең күң(е)ле – гөл бакчасы,
Кемдә исә – чүп үсә.
...Фикере дә тиз үзгәрә,
«Файдалы» бер җил иссә.

«Туган тел»ен ватып, мактап,
Нотык сөйли сәхнәдән...
Ә бит үзе кичә генә
Чәчи иде нәфрәттән!

Кемдер уйлый: «Дошманымның
Үлгән көнен күрсәмче;
Мине ул түгел, аны
Мин кәфенгә төрсәмче...»

Үч итеп кан дошманына,
Көн-төн гайбәт сөйлидер;
Файдалы, дип, чит-ятларның
Чит-ят көен көйлидер.

Вәсвәсәләр күп төрле ул,
Мең йөзле ул вәсвәсә.
Вәсвәсәче йоклый алмый,
Бер начар сүз әйтмәсә.

Вәсвәсәнең хәтта җен(е)се...
«Чалбарлы», я «итәкле».
...Тормышыбыз, бер уйласаң,
Хәтерләтә кетәкне.

Анда да бит бар омтылыш –
Югарырак менәргә,
Төн чыгарга биегерәк
Кетәк – киртә-мөнбәрдә.

Кетәк иркен, әмма аның
Башкачарак чамасы:
Аста кунган кетәктәшнең
Пычратырга барчасын.

Матур булыр иде дөнья
Юкка чыкса вәсвәсә;
Кеше-бәндә Җир йөзендә
Вәсвәсәсез яшәсә...

Адәмнәрнең намусына,
Кешеләрнең иманына
Бәйле бит ул күп нәрсә...
Атнабайча әйтим инде –
Менә кайда мәсьәлә.
21-23.02.2023.

ВӘСВӘСӘ (русча соблазн, искушение; сомнение, тревога) – нәфес, тамгы, ымсыну; (күңелгә) коткы салу; ымсыну, күңел азу (аздыру), вәсвәсә салу, коткыга бирелү; әгъва, кызыгырлык (кызыктырырлык, кызыктыргыч) нәрсә.