Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

АЛДА ӘЛЕ... (ОБМАНИ)

Дата написания: 
22 мая 2025

Инсур МӨСӘННИФ
АЛДА ӘЛЕ...

Кайчак: “Тормыш – ормыш”, – дибез...
Тормыш бит – шундый бит ул:
Бер елатып, бер юатып,
Ул шулай алдый бит ул.

Бер көнне ул яхшы кебек,
Иртәгә – давыл сыман...
Бер көнне ул көләч йөзле,
Иртәгә – явыз, яман...

...Алдаса да, шатланабыз,
Хас сабый бала инде!
Шул ялганчы, икейөзле,
Кызганыч, кала инде...

Әлегә – алда әле...
Калыр көн кайда әле!
22.05.2025