Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ТАКМАКЛАР (ЧАСТУШКИ)

Дата написания: 
15 июня 2024

Такмаклар халык авыз иҗаты дип исәпләнә, әмма аларның да авторы булган, тик онытылган. Менә мин дә, аларга ияреп, шундый шигырьләр язып карадым. Халык авыз иҗаты булып китәрме, белмим...
Инсур МӨСӘННИФ
ТАКМАКЛАР

Их, дускаем, йөзләреңнән
Матур нурлар чагыла,
Бүген барлык матур сүзләр
Бары сезгә кагыла.

Сөйгән яры ташлап китсә,
Егет кеше яшь түкмәс.
Яңалары чират тора –
Тоз бетмәсә, кыз бетмәс.

Кемнәр белә, сандугачлар
Көзен очып китәме?
Ал булса да, гөл булса да,
Туган илгә җитәме?

Кулымдагы балдагымның
Исемкәйләре Рәшит.
Сөйгән ярың күрдем инде,
Башы тоташ пеләш бит!

Кулымдагы балдагымның
Исемкәйләре Айрат.
Дөнья булгач, була инде
Йөрүчеләр теш кайрап.

Кулымдагы балдагымның
Исемкәйләре Әдhәм.
Күптән хатын алыр идең,
Булсаң бер рәтле адәм.

Бардым Казахстанга,
Туйдым күлмәк-ыштанга.
Бер җирем дә кителмәде
Ятлар үпкән-кочканнан.

Ах, эшләпә, эшләпә,
Башны яхшы эшләтә.
Кәкерәйдем, бөкерәйдем,
Менә дөнья нишләтә.

Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Зифинур.
Бер яшь кызга гыйшкым төшеп,
Карт көнемдә булдым хур.

Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Кыями.
Көне-төне сине уйлап,
Булам инде хыялый.

Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Розали.
Иртәгәдән үк өйләнәм,
Ә син үзең ризамы?

Аяк астым боз гына,
Басам аңа сак кына.
Бәхетебез тигез булыр,
Бергә булалсак кына.

Магазинга кергән идем,
Анда тик урак кына.
Сиңа кызыкса, кызыгыр
Бары тик дурак кына.

Кулыңдагы балдагыңның
Исемнәре Зарифа.
Бүген кичен кунакка кил,
Ир табалмый зарыксаң.
2000-2024.