Инсур Мөсәнниф
Терсәк якын да бит...
Әйтерсең лә, кияү көткән яшь киленнәр –
Хәтта куаклар да актан киенгәннәр...
Әмма һәр нәрсәнең чиге, вакыты бар,
Җәй айлары яз айларын ашыктыра:
Ефәк туй күлмәген салды бар агачлар –
Кара күзле шомырт, чия, алмагачлар...
Чәчәк серен чәчте илгә гайбәтче җил –
Ап-ак булды тирә-юньдә кап-кара җир...
Туйлар узды... алда – тормыш, ә ул – зур эш:
Өлгертергә кара, кызыл, алсу җимеш...
Уйлыйлардыр: “Булмасын тик кысыр чәчәк...
Уңыш белән сөендерсен көз-киләчәк...”
...Без дә шулай: гомеребез үтә-китә,
Алга карап-юрап, нидер көтә-көтә:
“Былтыр булмады бит... инде булыр быел...”
Кеше башы тулы... буш һәм кысыр хыял...
Бер могҗиза булып соңгы көннәремдә,
Шушы акыл белән кайтсам үткәнемә,
Белер идем, агай-эне, мин нишләргә!..
...Терсәк якын, тик мөмкинлек юк тешләргә!
...Әйе, һәр нәрсәгә анык чик куелган...
Тиздән кыш та көзне куар: “Ашык, туган...”
18.05.2020