Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур Мөсәнниф
БАЛА – БӘГЫРЬ ИТЕ
Үлем түшәгендә ята ана...
Җиткән гомер көзләре...
Балалары яш(е)рен елашалар,
Читкә борып йөзләрен.
Ана өчен бала – бәгырь ите,
Сызлый һәрчак йөрәге.
Үлем түшәгендә булсын,
Кайгыртмыйча түзәме?!
– Җитәр, елашмагыз, чирләшерсез... –
Булды соңгы сүзләре.
Авырсулап, тын алды да,
Йомды ана күзләрен.
22.11.2022
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Бала – бәгырь ите. Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 178 б.