Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Ахырзаман

Дата написания: 
13 января 2022

Инсур Мөсәнниф
Ахырзаман
(Хөппениса түти зары)

Көне-төне оныкам
Компьютерда утыра.
Көлә, мышный, сүгенә,
Әллә инде котыра.

Шылтырата дустына:
– Кердем, – диеп, – почтага.
Үзе өйдән чыкмады,
Ничек керсен?! Әстәга...

Ахырзаман килә, дип,
Әйтә иде олылар.
Килеп җитте... Нәкъ шуны
Күрә менә оныклар...
Әй, Аллаһым, ярлыка!
13.01.2022.