Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Юк

Дата написания: 
14 марта 2020

Инсур Мөсәнниф
Юк

Кемдер... кайда гына юк:
Айда, дисәң – айда юк,

Тере, дисәң – санда юк,
Анда, дисәң – анда юк,

Үле, дисәң – гүрдә юк.
Кунак, дисәң – түрдә юк.

Сездә, дисәң – сездә юк,
Кеше, дисәң – сүздә юк.

Күрим, дисәң – күздә юк...
...Сөйлим, дисәң – сүз дә юк.

Юкка, исә – мин дә тук.
Шукка исә – мин дә шук.

14.03.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Юк. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 319 б.