Фото Инсура Шангареева.
<img src="/sites/default/files/creative_files/salimovm.jpg" width="4272" height="2848" alt="" /><img src="/sites/default/files/creative_files/salimovm.jpg" width="4272" height="2848" alt="" />Инсур МӨСӘННИФ
МАРСЕЛЬ СӘЛИМОВКА*
Марсель абый бик еш килә –
Яңавылны ярата.
Шаян сүзе, көлке белән
Сагышларны тарата.
Марсель абый яратканга
Яңавыл да ярата.
Чөнки тапкыр сүзе беән
Авызына карата.
Яңавылның кешеләре
Көләч йөзле, шук сүзле.
Барысы да гади генә –
Заслуга бит бу Сезнең!
Шулай Сездән үрнәк алып,
Сатираны үстерик:
Кешеләрне көлдерик без,
Әмма кеше көлдермик.
Сезгә теләк шул ук инде –
Иҗадыгыз гөрләсен!
Илһам Сезне ташламасын,
Саекмасын чишмәсе!
* Марсель Сәлимов - Башкортстанның халык язучысы (2021).
23.10.2024
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Марсель Сәлимовка. Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 271 б.