Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Заманча шигърият

Дата написания: 
10 февраля 2020

Инсур Мөсәнниф
Заманча шигърият
Бераз дидактика

Шигырь ясый, яза, сыза
Леди һәм әфәнделәр...
Йөз, меңәрләп туа тора
Рифмалы мәкаләләр...

Чүп-чар шигырь тулы бүген
Интернет “битләре”ндә.
Рифма булса, ритмы юктыр,
Ритмы булса, рифма юктыр
Аларның күпләрендә.

Хөрмәт итсәң, куй һич югы
Татарча хәрефләрне...
Мин укып та тормыйм, күрсәм,
“Хэм”нәрне, “хэл”, “хэр”ләрне...*

Кемнәргәдер тынгы бирми,
Ахрысы, шагыйрь даны.
Тик шигырьнең, юк, су түгел,
Карасы – йөрәк каны...
*Биредә “һәм”, “хәл”, “һәр” сүзләре күз уңында тотыла.
16.01.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Заманча шигърият. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 295-296 бб.