Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Бүген таңда, 1 гыйнварда... (Сегодня утром, 1 января...)

Дата написания: 
01 января 2020

Инсур Мөсәнниф
Бүген таңда, 1 гыйнварда...

Кемгә сөйлим инде, Сезгә генә
Серем чишим әле, дусларым,
Мин бит бүген таңда, көтмәгәндә,
Миллионер булып уяндым!

Дусларымнан алдым алты нульле
Шәп котлаулар Яңа ел белән!
Матур теләк иде һәрберсендә,
Алтын чуклар белән чигелгән!

Йортта беркем булмаса да, анда
Аяк басар урын юк иде!
Чыршы, гирляндалар куймасам да,
Һәр почмакта матур ут иде!

Елмаюлар, көлү, чиксез шатлык...
Сый-нигъмәттән өстәл сыгылды!
Муллык, байлык, йомшак мәче сыман,
Аягыма килеп сарылды!

Менә-менә атылып төшәр булып,
Хәтта йолдызлар да куанды!
Изге, матур, ихлас теләкләрдән
Фикерләрем хәтта чуалды!

...Сезнең ярдәм белән бүген шулай
Миллионер булып уяндым!
Алар кайтсын сезгә йөзләтә, дим,
Рәхмәт, ерак-якын дусларым!
1.01.2020.

Кайда, кайчан:
1) Мөсәнниф Инсур. Бүген таңда, 1 гыйнварда... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 289 б.