Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

“Көнләшеп тә куям кайчак...”

Дата написания: 
23 января 1996
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
“Көнләшеп тә куям кайчак...”

Көнләшеп тә куям кайчак
Мин шундый кешеләргә -
Үз кабыгына бикләнгән
Ташбака ишеләргә.
Бер кыллары да селкенми,
Ник шунда дөнья бетми...
Бетми?!
Нигә безне һаман
Битарафлык өркетми???
23.01.1996.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. “Көнләшеп тә куям кайчак...”. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 36 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Көнләшеп тә куям кайчак... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 119 б.