Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ӘЛЕ МИҢА...

Дата написания: 
05 марта 2025

Инсур МӨСӘННИФ
ӘЛЕ МИҢА...
Шаяру катыш

Әле миңа җитмеш тә юк,
Ә инде чирләр басты.
Аягыма явыз сырхау
Ике потлы гер асты...

Шуңа куркып утырам гел –
Әле шулай... Мин, бахыр,
Алпан-тилпән булсын, сиксән
Бишкә җиткәч ни булыр?!
5.03.2025

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Әле миңа... Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 282 б.