Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ДӨНЬЯ - КУЛАСА

Дата написания: 
09 февраля 2023

Инсур МӨСӘННИФ
ДӨНЬЯ – КУЛАСА

Бу дөньялар нәкъ куласа:
Бер әйләнә, бер баса.
Бер болгана, бер тулгана,
Тагын китереп баса.

Алай тиеш түгел кебек...
Тик нигә соң... ник баса?!
Куласаны без үзебез
Әйләндерәбез ләса?!
Аны үзебез болгатабыз...
Аннан... сыкрап ятабыз...
9.02.2023.