Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

“Яшь язучы” такмаклары

Дата написания: 
24 октября 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
“Яшь язучы” такмаклары

Әллә җирдә, әллә күктә,
Әллә инде айдасың,
И язабыз, и сызабыз,
Китабыбыз кайда соң?
Алмагачы алмагач,
Алмагачы булмагач.
Китап чыгарып булмый
Ыспонсорың булмагач.
Миндә ята җиде китап
Чыгарырлык кулъязма.
Китап чыгарам, диеп,
Соңгы күлмәктән язма.
Без тәнкыйтьтән курыкмыйбыз,
Сәбәпләрен эзләп тап.
Кем тиргәсен – юк бит әле
Коймак калынлык китап.
Айлар яздым, еллар яздым
Кирпеч калынлык китап.
Акчасына алдым кәгазь,
Тагын шырпы – җиде кап.
Бер язучы, яза торгач,
Шактый гына шомарган.
Язган шигыре йөздән артмый –
Утыз китап чыгарган!
24.10.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Яшь язучы такмаклары. Шигырь. "Өмет", 17.12.1994, №142-143.
2) Мөсәнниф Инсур. "Яшь язучы" такмаклары. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 88-89 бб.
3) Мөсәнниф Инсур. "Яшь язучы" такмаклары. Шигырь. «Тулпар» журналы, №5, 2021, ? бб.