Инсур МӨСӘННИФ
ЯЗЫН ЙОМЫЧКА НИ ЭШЛИ?..
75 яшьлек хәтерсез бабай авызыннан
Их, тышта яз, күктә Кояш көлә,
Кошлар канат кага, сөенеп!
...Йөреп керим, диеп, мин дә чыктым,
Ике сәгать буе киенеп.
Сузылмас та иде шул вакытка –
Нигә киенүем оныттым...
Ярый әле хәтер яхшы минем:
Өч сәгатьтән түгел, тиз чыктым...
...Бер яшь иркәй очрап (таный, ахры),
Тордык бераз хәлне сорашып.
Кызыксындым инде, гадәтемчә:
“Кая киттең болай ашыгып?
Аяк асты бигрәк чокыр-чакыр,
Саграк йөре, карап, абайлап.
Их сез, яшьләр, кая ашыгасыз,
Бар эшегез һәрчак кабалан!”
“Язын йомычка да...” – бу яшь иркәй,
Нидер әйтергә, дип ашкынды.
Әмма никтер (миннән шикләнепме?),
Туктап калып, ары ашыкты.
Ник курыкты, әйтеп бетермәде,
Бәндәләрне аңлап бетмәссең...
Яшерә ник кайчак эш-гамәлен,
Их, тетәсе иде тетмәсен!
Әйтсен иде, ярып, әйтәсен...
Ә мин аптырашта: ни әйтергә
Теләде соң әле бу иркәй?
Йомычканың монда ни катнашы?
Әнә, назлап, исә шук җилкәй!
Йомычкамы?..
Язын ни эшләсен –
Аңлашылып тора сүзсез дә:
Башка язгы чүп-чар белән бергә
Агып китә ерак диңгезгә.
17-18.03.2025