Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур МӨСӘННИФ
БОЛЫН
Болын тулы матур чәчәк
Һәм хуш исле үләндер...
Күктән якты Кояш Җирне
Наз-нурына күмгәндер...
Изрәп Кояш нурларына,
Җир-анага тотынып,
Болын, гөрләп, яшәп ята,
Бар дөньясын онытып:
Талгын җилдә тирбәләдер,
Уйныйдыр да, көләдер...
Белмим, мондый зур бәхетләр
Тагын кемгә эләгер!
Тик бәхетнең гом(е)ре кыска –
Күпләр моны беләдер...
...Зур болынның бер башында
Чалгы яный кемнәрдер...
13.10.2024, 16.10.2024