Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур МӨСӘННИФ
ЯШӘҮ – КӨРӘШ
Кәүсәрия Шәфыйкованы искә алганда...
Әллә нинди авыр язмыш
Төшсә дә иңнәреңә,
Бирешмәдең бу тормышның
Бураны, җилләренә.
Болар бар(ы)сы – синең булмыш:
Аһ-зарга күмелмәдең,
Нинди авыр чакларда да
Күз яшең түгелмәде:
Еламадың, сыкранмадың,
Сынмадың, сыгылмадың!
...Мине дә көлеп яшәргә
Чакыра бар җырларың!
Син әйтмешли, “яшәү – көрәш”*,
Барсына да түзәсең,
чөнки
“Яшисе килмәгәндә дә”*,
Килми һич тә үләсе!
* К.Шәфыйкова, “Күз яшьсез дә, үксеп-үксеп...”
3.03.2025