Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Саклый белергә кирәк

Дата написания: 
24 января 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Саклый белергә кирәк

Аерылышкач, иргә үч итеп,
Әйтте шунда аңа хатыны:
“Тапмый калмам синнән яхшыракны,
Менә дигән ирне, алтынны!”
...Һәм тапты ул үзе эзләгәнне,
Торганы бер алтын-хәзинә:
Тапкан берен өйгә алып кайта,
Тау-таш эрер хәтта назына.
Эчми, тартмый, эштә үтә көне...
Тик ни җитми һаман хатынга?
Шалтырыйдыр һәр көн савыт-саба,
Чыдап булмый өйдә давылга.
Һәм мәхәббәт кача, башын алып,
Татулык та китә бу өйдән.
Гайбәт өчен яңа азык булып,
Китә хатын бер көн бу ирдән.
Ә соңыннан, иргә ачу итеп,
Әйткән, имеш, тагын хатыны:
“Тапмый калмам аннан яхшыракны,
Менә дигән ирне, алтынны!”
Әйе, картлар белми әйтмәгәндер:
“Җирдә ятмас алтын-көмешләр”.
Ләкин алтын табу гына байлык
Түгел әле, түгел, иптәшләр.
...Байлык булсын өчен, минемчә,
Саклый белү кирәк, өлешчә.
1980-24.01.1995.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Саклый белергә кирәк. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 28-29 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Саклый белергә кирәк. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 20 б.