Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Янә кулга каләм алам...

Дата написания: 
13 января 2022

Инсур Мөсәнниф
Янә кулга каләм алам...

Алам кулга кәгазь, каләм...
Йөрәгем ник җилкенә?
Теләгем шул – изге инде,
Теләгем гади генә.

Ап-ак кәгазь кыштырдавы
Үзе үк миңа шигъри:
Ак кар сыман, сыкрап, әллә
Серен сөйли, әллә иңри...

Ап-ак карга нур-сүз чәчеп,
Узасым килә ярып;
Әле берсе дә үтмәгән
Бер сихри сукмак салып;

Килә, шигъри юллар аша,
Шатлыклар өләшәсем...
...Тик теләгем – бары кемдер
Һич юкка көнләшмәсен.

Бу бары тик шундый ук эш,
Мисалга, кое казу...
(Көрәк тоткан кешеләргә...
Көнләшү тою кызык).

Таучы кебек, кыя тауда
Актарам катламнарны.
Алар бары сүз катламы...
Унлап сүз... “атламнарым”

Әйтерсең лә, ап-ак дәфтәр –
Урамда ак кар ява.
Бәлки, якты шигырь туар –
Юлда маяктай янар...

Өшегән һәм туңган берәр
Йөрәккә булыр дәва...
...Шигырь-дәва табам, диеп,
Йөрәккә каннар сава...

Күңелләрне яктыртырдай
Һәм җаннарны җылытырдай
Туармы яңа шигырь?..
...Ап-ак кар. Ак кәгазь. Уйлар...
Очына кемнәр чыгар?..
8-13.01.2022.