Инсур Мөсәнниф
Исенә төшкән
Китче әле, булмаганны,
Алтмышка җиткәч, карты,
Карчыгына таләп куя,
Шундыйдыр, имеш, шарты:
- Әйдәле, - ди, - яшьлекне бер
Искә төшереп алыйк.
Карт тирәкне сердәш итеп,
Таңны, - ди, - каршы алыйк.
Карчыгы ни, ботын чапты,
Тик телен тыеп калды.
Күптән түгел карты “биргән”
“Сабак”ны искә алды.
Кырыс булды гомер буе,
Талканы коры картның.
Укытырга күп сорамас,
Онытсаң, “Иман шарты”н.
Ризалашмый кайда барсын,
Әйдә, күңеле булсын:
- Бар, көтә тор, мин чыгармын,
Сәгать унике тулсын.
Әй, көтә карт, әй, көтә карт,
Ә карчыгы юк та юк.
Сандугачлар гына сайрый
Тал-куакта “чут” та “чут”.
Әллә таң да ата инде –
Кеше күрсә, ни дияр?!
Ачуын чак тыя-тыя,
Кайтты өйгә бик гаяр.
Ә карчыгы... йоклап ята,
Ябынып җылы юрган.
Төш күрәдер, елмаюы
Ирен читенә кунган.
Карт ачулы, сорау ала:
- Алдадың ник, әйт син, әй?!
Ә карчыгы “кет-кет” көлә:
- Чыгармады бит әнкәй.
6.04.1995.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Исенә төшкән. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 31-32 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Исенә төшкән. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 107-108 бб.
3) МӨСӘННИФ Инсур, Исенә төшкән. Шигырь. «Тулпар» журналы, №5, 2021, ? бб.