Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Синең соңгы бүләк...

Дата написания: 
24 августа 2020

Инсур Мөсәнниф

Синең соңгы бүләк...

Синең соңгы бүләк – күлмәгемдә
Кара белән сары аралаш...
Белгәнсеңдер, шулай юрагач...
Чөнки бүген, синсез тормышымда, –
Кайгы белән сагыш аралаш.

Нәрсә кара, дисәң, ул – җир, ахры!
Ә сарысы – алтын Кояштыр...
Офыкларда җир, күк очраша бит...
Безнең офык... кайчан тоташыр?..
24.08.2020