Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ТӘҮГЕ КАР ҺӘМ... ТӘМӘКЕЧЕ (18+)*

Дата написания: 
09 декабря 2022

Инсур Мөсәнниф
ТӘҮГЕ КАР ҺӘМ... ТӘМӘКЕЧЕ (18+)*

Иртән торып, карыйм ачык тәрәзәдән...
Барлык дөнья акка төренгән!
Ник бер кара булсын! Я Илаһым, Аллам!
Күктән Җиргә энҗе түгелгән!

...Дөбер-шатыр узды поезд тимер юлдан...
Озын состав... Охшаш тавышы...
Төягәндер сугыш кирәк-яраклары...
Теге якка карап чабышы...

Анда да бит ятты инде тәүге карлар,
Һәм иртәнгә бар да актандыр...
Бәлки инде, кемнәрнеңдер җаны чыгып,
Кара каны карга аккандыр...

Кара көл һәм төтен, Кояш нурын ябып,
Ак кар өсләренә яткандыр...
Кемдер соңгы тапкыр, кара төтен аша
Зәңгәр күк йөзенә баккандыр...

...Иртән торып, карыйм ачык тәрәзәдән...
Барлык дөнья актан киенгән!
Ә мин чәчим каты, ачы тәмәкедән
Күтәрелгән кара төтеннән...

Бер карасаң, дөнья нинди гүзәл, матур,
Нинди рәхәт алу сулышны!
Бары тәмәкедән чыккан кара төтен
Буа минем иркен сулышны,
Хәтерләтеп ерак сугышны...
***
Кем агулый Җирдә барлык бу тормышны?..
Тәмәкече! Күрә барын да!
(Галәм гаме әле уенда).
Бары ул гаепле! Шуңа тәмәкенең
Арта, диләр, хакы тагын да!
* Биредә тәмәке тарту телгә алына һәм бу шигырьне 18 яшькә җитмәгәннәргә укырга киңәш ителми.
6-8.12.2022