Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Умырзая

Дата написания: 
04 апреля 2016
Заметка: 

Фото Инсура Шангареева.

Инсур Мөсәнниф
Умырзая

Тышта – апрель. Инде бара
Икенче ае язның.
Тик табигатьнең үз кануны –
Ай-һай, кызгана назын:
Әле усал буран дулый,
Әле салкыны өтә...
Урманлы тау битләрендә
Умырзая баш төртә.
Нәфис таҗын ача төшеп,
Якты кояшка бага.
Әйтерсең лә, яңа туган
Нарасый, сабый бала.
Тик белми шул, и бичара,
Аны алда ни көтә.
Бик санаулы сәгатьләре,
Ай-һай, алар тиз үтә.
Ә әлегә шатлана ул,
Коенып якты нурга...
Шундый кеше гомере дә –
Күз ачып йомган ара.
1-4.04.2016.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Умырзая. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 174-175 бб.