Инсур Мөсәнниф
Без бәләкәй чакта...
***
Без бәләкәй чакта таулар биек иде,
Без сокландык карап түбәннән.
Баш күтәрә биреп, өскә караганда
Бүрек төшә иде түбәдән!!!
Ир корына кергәч, таулар кечерәйде,
Хәтта аша чыктык бер атлап.
Таулар, болыт-бүркен салып, хөрмәт белән
Карап кала иде, һай, арттан!!!
Олыгайдым, менә, тагын тауга килдем...
Ә ул биек миннән – адәмнән!
Баш күтәреп, тауга бер караган идем...
Бүрек... төште-китте түбәмнән.
***
Без бәләкәй чакта инеш – диңгез иде,
Ә дөньялар – бары тубыктан.
Дөнья кудык без дә, җилне узып чаптык,
“Аргамаклар” җигеп чыбыктан.
Инеш – безнең буйдан ике тапкыр тирән,
Сагалады анда чоңгыллар...
Алла саклагандыр, батмый, исән калдык,
Исән микән бездән соңгылар?
Бүген хәтта тирән диңгез – инеш безгә,
Тик дөньялар – түгел тубыктан...
Бүген дөнья безне үзе куа хәзер,
Камчы тотып вакыт-чыбыктан...
Чыбыркылап һәм дә чыбыклап...
7.10.2018; 13.10.2018.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Без бәләкәй чакта... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 260-261 бб.