Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

БЕЗ ДӘ ШУЛ ЮЛДА...

Дата написания: 
11 июля 2022

Инсур МӨСӘННИФ
БЕЗ ДӘ ШУЛ ЮЛДА...
(Зиратта)

– Хәлләр ничек? – диеп, сорап тормыйм,
Чөнки беләм – Сез азатсыз!
Ә без – коллар.
Кай җирләргә генә алып керми
Һәм дә алып чыкмый кайчак
Барган юллар.

Ә без һаман, көтеп азатлыкны,
Яшәгән көн елап, дулап –
Күп аһ-ваһлар.
Сезнең юлны без дә кабатлыйбыз –
Без әлегә исән-саулар...
Сез – әрвахлар.
11.07.2022.