Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Имән

Дата написания: 
12 марта 2020

Инсур Мөсәнниф
Имән
Шаяру

Күп шагыйрьләр, кача-поса,
Зарын сөйли агачка.
Агач сүзсез тыңлый белә,
Ник сереңне ачмаска?

Гайбәт сөйләп тә йөрми ул,
Чәйнәп җиде буының...
Кинәт ташлап та китмидер,
Дус булудан суынып.

Мин дә килдем имәнлеккә,
Аһ-зарларым җыелды.
Башкаларга, чит-ятларга
Сер ачудан тыелдым.

Аһ-ваһларым тыңлап торгач,
Имән усал шаулады:
– Баш катырып йөрмә монда...
Киләләр дә кайдандыр,

Күз яшьләрен сыга-сыга,
Бар кәүсәмне чылата,
Тозлы су коеп төбемә,
Хәтта мине елата.

Мин бары тик шагыйрьләрне
Тыңлыйм кайбер чакларда.
Ритм һәм рифма, образ белән
Алар матур зарлана.

Сиңа иртә зарланырга,
Әле шагыйрь түгелсең.
Тәүдә әле китап-китап
Шигырьләрең түгелсен.

Бар, кайт, йөрмә, язуың бел!
Йөрмә монда яшь түгеп!
Басмасалар, бер басарлар,
Андыйлар бер син түгел.

Кәгазең дә юкмы әллә?
Мә, мине кис, ясарсың
(Сез, адәмнәр, шундыйлар бит),
Аннан китап басарсың!
12.03.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Имән. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 310-311 бб.