Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кош теледәй бер хәбәр

Дата написания: 
12 октября 1996
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Кош теледәй бер хәбәр

Авыл чите.
Иске бер йорт –
Яши ялгыз бер карчык.
Үзенә күрә дөньясы бар –
Бакча, кош-корт, алачык.
Кемне көтә, күзен алмый
Баткак басу юлыннан?
Хәбәр көтә сукбай җанлы
Газиз алты улыннан.
Авыл халкы, кайчак, җәлләп,
Сөтен-маен китерә.
Шул арада дөньялыкның
Хәбәрен дә җиткерә:
Картлар өчен пансионат
Ачылган, ди, шәһәрдә.
Бәлки шунда җибәрерләр,
Бик теләсәң әгәр дә”.
Хәзер эш тә килми инде
Хәлсезләнгән кулыннан,
Әмма, ассаң-киссәң дә, юк,
Китәсе бу урыннан.
Газиз ире корган иде,
Изге аңа бу нигез...
“Үлем нигә килми икән,
Килсә, килми ник тигез?”
Таң атканда түр бакчада
И сайрый да кошкайлар!
Ташландык дип тормый бер дә,
Кунар урын табалар.
Күз яшьләрсез күзен сөртеп,
Тышка карый омтылып.
Әйтерсең лә, яхшы хәбәр –
Тыңлый ана он(ы)тылып.
Өздерепләр сайрый кошчык,
Үзәкләрен өзә бит.
Улларыннан хәбәр китер,
Көтә ана, көтә бит!
Кош – бәләкәй, тел – бәләкәй,
Ә бит ничек өздерә!
(Шул тел безне сөйдерә бит,
Ә кайчакта – биздерә).
Тыңлый ана. Озак тыңлый...
Уйлар һаман йөгерә.
Күңелендә хатирәләр
Бер-берсенә сөртенә:
“Кулы белгән кешегә ни –
Авырмы, яз да җибәр...”
Ана гомере үтә көтеп
Кош теледәй бер хәбәр.
Башка көтәр өмете юк,
Алда бары кара гүр...
Кайтмас инде балалары,
Зимагур шул, зимагур...
“Очып барып кайтыр идем
Кошлар булсам мин әгәр...
...Тәңрем, нигә каһәрләдең
Карт көнемдә шул кадәр?..”

* * *
Кайтмадылар... Улкайларын
Көтеп ала алмады.
Җан биргәндә ирененә
Су салучы булмады.
Кара хәбәр китте юллап
Җирнең алты тарафын.
Кош теледәй алты хәбәр –
Соңгы хаты ананың.
Табарлармы?.. Күрше-тирә
Төрлечәгә юрады.
...Күршедәге бер эт кенә
Төне буе улады.
12.10.1996.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кош теледәй бер хәбәр. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 122-124 бб.