Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ЗАМАНА

Дата написания: 
23 ноября 2020

Инсур Мөсәнниф
ЗАМАНА

Хәзер машинасыз кеше дә юк –
Шаукымыдыр инде заманның...
Заман башка – заң да башка, дигән
Сүзләре рас килде бабамның.

Машина бит хәзер – зиннәт түгел,
Юл йөрүнең бары бер төре...
Дөрес, без сулаган һавалар да...
Бензин һәм соляр сөреме.

Дөнья рәхәтләре өчен җәза –
Түлибездер шундый хак белән.
Хәер, көлке – бүген Мәскәүләргә
Йөрмәссең бит инде ат белән...

Уйный кыз балалар... Карап торам..
Кулларымны куеп кашыма –
Уенчыгы матур курчак түгел...
Уенчыгы кәттә машина!
Килде бит, әй, хәт-тәр замана!
Я Ходай, я Тәңре, я Алла!
23.11.2020.