Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Бераз гына мактаганнар иде... (Чуть-чуть похвалили было...)

Дата написания: 
13 января 2020

Инсур Мөсәнниф
Бераз гына мактаганнар иде...
Уены-чыны бергә

Бераз гына мине мактаганнар иде,
Җирдә купты әллә зилзилә –
Аннан да, моннан да исә гайбәт* җиле,
Ә алардан ямьсез ис килә...

Ул гына да түгел, кайбер тарафларда
Күтәрелде төтен, ай Алла!
Коры үләннәрне ялкын бик тиз ялмый...
Ут эчендә калды бар дала!

Ут кайчысы һаман миңа якынлашты...
Күзгә керде төтен ачысы.
Сүндерергә – кулда чиләк, көрәк кенә...
Төртте икән инде кайсысы?

Ярый әле тиздән барсы ачыкланды,
Читкә алып куйдым көрәгем...
...Давыл сыман дөрләп, барлык дошманнарның
Янган икән шулай йөрәге.
*Гайбәт – кешенең абруен төшерергә омтылып таратылган күрәләтә ялган, имеш-мимеш.
13.01.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Бераз гына мактаганнар иде... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 294 б.