Инсур Мөсәнниф
Әнкәм җыры
Китәсеңдәме ни инде, балакаем,
Алда олы юллар көтәме?
Күңелкәем тулгач шуңа, күз яшьләрем
Күрсәтмичә генә сөртәмен...
Сизелми дә үтте гомер юлкайларым,
Син дә, үсеп, канат кагындың...
Ара-тирә кайтып, хәлем белсәң дә син,
Минут саен сине сагындым...
Әйе, ул һәм кызлар – очар кош баласы,
Бәхеткәен эзләп юллана.
Ә аналар, парсыз, ялгыз аккош сыман,
Нарасыен уйлап моңлана.
Китәсең шул, балам, аңлыйм, яшь балалар
Бер калдыра туган оясын.
Кайда гына булсаң, йөрсәң дә син
Фатихамны минем тоярсың.
Җилләр сиңа бары уңай гына иссен,
Очрамасын каршы давыллар!
Сезгә бары бәхет, изгелекләр теләп,
Дога укый көн дә аналар!
5.02.2018.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Әнкәм җыры. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 205-206 бб.